Ана капиталы сертификатында калган акча турында ел саен мәгълүмат бирергә тәкъдим ителде
Дәүләт Думасында гаилә мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Нина Останина, ана капиталы сертификаты хуҗаларына ел саен ана капиталында калган акча күләме турында мәгълүмат бирергә тәкъдим итте. Тиешле закон проекты Думаның электрон базасына урнаштырылган.
Проектка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта әлеге мәгълүмат гражданның соравы буенча бирелә. Билгеле булганча, кайбер гаиләләрнең мондый үтенечне җибәрү өчен техник мөмкинлеге юк, диелә хәбәрдә.