Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Уфада башкорт әкиятләре аудиокитабын яздыруга кастинг игълан ителгән

0

Башкорт әкиятләре һәм легендалары аудиокитап итеп чыгарылачак. Аларны яздыру өчен балалар һәм яшүсмерләр эзлиләр, дип хәбәр итә Уфа администрациясе матбугат хезмәте.

Проектта катнашу өчен кастинг 10 гыйнварда уза. Сынау нәтиҗәләре буенча 15 бала һәм яшүсмер сайлап алыначак. Балаларга өч ай дәвамында төрле дисциплиналар: сәхнә сөйләме, актерлык осталыгы, сынлы сәнгать, тавыш яздыру студиясендә эшләү буенча дәресләр уздырылачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Проектның нәтиҗәсе аудиокитаплар һәм иллюстрацияләр белән методик кулланма комплектлары булачак. Аларны Уфа һем республика балалар бакчаларында укыту-тәрбия процессында файдалану планлаштырыла.

Кастинг узар өчен 8 (917) 411-03-13 телефоны буенча язылырга кирәк.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *