Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннарда өшүдән саклану кагыйдәләрен искәртте

0

Метеорологлар фаразлавынча, 11 гыйнварда төнлә Татарстан территориясендә һава температурасы -29 дан -34 градуска кадәр, аерым районнарда -40 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температура -16 дан -21 градуска кадәр, көнчыгышта -24 градуска кадәр күтәреләчәк. Шуңа бәйле рәвештә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республикада кисәтү игълан итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә татарстанлыларга суыкта өшүдән ничек сакланырга кирәклеген искәрттеләр. 

Туңган очракта тиешенчә җылынырга, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырырга һәм ашарга кирәк. Өшегән очракта шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр дә медицина ярдәме булмаса, зыян күрүчегә түбәндәге ярдәм күрсәтелергә мөмкин:

• Зыян күрүченең киемен алмаштырыгыз һәм аны җылы одеял белән төрегез. Тәннең җәрәхәтләнгән урыннарына кагылмаска тырышыгыз;

• Аны 40-42 градуслы җылы суда җылытыгыз. Бите яки колаклары өшегән булса, йомшак сөлге белән җылы компресс ясагыз;

• Тән тиресе алсуланып киткәч, аны тиешенчә корытыгыз һәм өшегән урынны чиста тукыма белән бәйләп куегыз;

• Зыян күрүчегә алкогольдән тыш теләсә нинди җылы эчемлекләр эчертегез;

• Авыртуны басучы дарулар бирергә мөмкин.

Шулай ук ведомствода тагын бер кат янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерәләр: спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш кулланмагыз һәм баркайчан да ятакта тәмәке тартмагыз. Балаларны һәм кабызылган электр приборларын караусыз калдырмагыз.

Бәла-каза булган очракта сез 112 ашыгыч ярдәм хезмәтенең бердәм номеры буенча шалтырата аласыз.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *