«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Апаста яшәүче бала «Кыш бабай» күчтәнәчен алды
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Апаста яшәүче Данил «Кыш бабай» күчтәнәчен алды. Аңа «Апас-мол» берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов кәрәзле телефон бүләк итте. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
«Район җитәкчеләре безне һәрдаим кайгыртып, хәлебезне белешеп тора. Төрле акция кысаларында бүләкләре белән сөендерәләр. Улым бу юлы «Кыш бабай»дан бүләккә кәрәзле телефон сорады. Мондый заманча телефон элемтәдә булу өчен бик кирәк. Барысына да гаиләбез исеменнән зур рәхмәт», - ди Данилның әнисе Гүзәл Усманова.