Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Татарстан укучыларын урманга багышланган Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар

0

Юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсының төбәк этабына эшләр кабул ителә.

Конкурста Татарстан Республикасының 14-18 яшьләрдәге гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, урта һөнәри белем һәм югары белем бирү программалары буенча белем алучы 16 яшьтән 21 яшькә кадәрге студентлар, шулай ук мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре (өстәмә белем бирү педагоглары, урман хуҗалыгы һәм табигать саклау оешмалары белгечләре) катнаша ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Урман белеме һәм урманчылык», «Урман хайваннары экологиясе», «Урман үсемлекләре экологиясе», «Проектлы табигать саклау эшчәнлеге», «Урман хуҗалыгы буенча профильле һөнәри белем бирү оешмаларында һәм югары белем йортларында белем алучы укучыларның иң яхшы тәҗрибә-тикшеренү эше» һәм «Мәктәп урманчылыклары – эшчәнлекне программа-методик тәэмин итү» (укытучылар һәм белгечләр өчен).

Конкурста катнашу өчен анкета-гариза, персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык һәм эшне 2023 елның 20 гыйнварына кадәр cuscuta1959@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан ел саен өч – региональ, федераль читтән торып һәм федераль финал этапларында үткәрелә. Конкурсның максаты – укучыларны табигатьтән рациональ файдалану, ресурсларны саклау технологияләре өлкәсендәге проект эшчәнлегенә җәлеп итү, шәхси үсеш, һөнәри үзбилгеләнеш, яшь буынның табигый-фәнни белем дәрәҗәсен арттыру, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *