Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Төркиядә туристлардан яшәү өчен салымны әлегә җыя башламаганнар

0

Төркия кунакханәләрендә туристлардан яшәү өчен салым җыю очраклары әлегә булмаган. Мондый салым 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән иде. Бу турыда Россия туроператорлары ассоциациясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Агымдагы елның беренче көннәрендә Төркия кунакханәләрендә салым алу очраклары теркәлмәгән», — дип белдерәләр ассоциациядә туроператорларга сылтама белән.

Тармак вәкилләре белдергәнчә, салым җыю турында җирле хакимияттән рәсми аңлатмалар әлегә кадәр юк. Закон буенча ике процент күләмендәге салымны барлык объектлар түләргә тиеш.

Төркия туристлык агентлыклары ассоциациясе (ÜRSAB) вәкилләре фикеренчә, салым кунакханәгә урнашкан вакытта клиентлардан турыдан-туры алынырга тиеш түгел, бу сумманы турның соңгы бәясенә кертергә кирәк.

Туроператорлар да моның белән килешә. Аларның сүзләренчә, күпчелек кунакханәләр яшәү бәясенә җыемны кертергә әзер, ягъни турист юлламаны броньлаганда ук аны түли алачак, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *