Полиция вейп-шопта ялган акча белән түләгән Казан кешесен тоткарлаган
Полиция хезмәткәрләре элегрәк хөкемгә тартылган 30 яшьлек Казан кешесен тоткарлаган, ул мошенниклыкта гаепләнә. Ир-ат үз гаебен таныган һәм 4 гыйнвар көнне вейп-шопта товар өчен «приколлар» банкының биш меңлек купюрасы белән түләве хакында әйткән.
Нәтиҗәдә, кибеткә биш мең сум күләмендә зыян килгән. Ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Ул кибеткә китерелгән зыянны капларга тиеш булачак. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.