Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Казан аспиранты «Студентлар стартабы» бәйгесендә 1 миллион сум откан

0

КФУ аспиранты Алфаяад Ассим Гани Хашим «Университет технология эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» бәйгесендә 1 миллион сум откан. Ул жюри хөкеменә катламның нефть бирүчәнлеген арттыру технологиясен булдыруга юнәлдерелгән үз стартабын тәкъдим иткән. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект файдалы казылмаларны табу кыен булган чыганакларда нефть һәм газ чыгарганда килеп туа торган проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ачыклык кертте аспирант. «Әлеге бурычларны хәл итү юлларын табу өчен катламга тәэсир итүнең оптималь технологиясен сайларга кирәк, бу проект нәкъ шуңа багышланган да», - дип аңлатты ул.

Жюри әгъзалары Россиянең 54 төбәгендәге 154 югары уку йорты вәкилләренең 380 проектын билгеләп үткән, җиңүчеләр арасында КФУның 18 студенты һәм аспиранты да бар.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *