Төнлә Казанда шәхси йортта чыккан янгында ике кеше зыян күргән
Төнлә Казанның Оренбург проспектында шәхси йортларның берсендә янгын чыккан. Бу хәл турында 101 янгын сүндерү номеры буенча хәбәр иттеләр.
Янгын аркасында 71 яшьлек ир-ат һәм 73 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Аларны хастаханәгә салдылар. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Башлангыч версия буенча, янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау сәбәпле чыккан.