Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Әлмәттә 163 кеше эшсез булып теркәлгән

0

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны агымдагы елның 1 гыйнварына 163 кеше тәшкил итте, узган ел эшсезләр саны 700 кеше иде. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәгендә хәбәр иттеләр.

Шулай итеп, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,15 процент тәшкил итә. Эш бирүчеләр 2023 елның 1 гыйнварына 1677 берәмлек хезмәткәрләргә ихтыяҗ белдергән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Агымдагы елның 1 гыйнварына хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты вакансиягә 0,10 кеше тәшкил итә.

2022 елда мәшгульлек хезмәте органнарына 3740 кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән. 2077 граждан эшкә урнаштырылган.

 

 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *