Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Бөгелмә районында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

0
Бөгелмә районында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Бөгелмә районы Березово авыл җирлегенең Прогресс бистәсендә заманча фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килде. Бу районда ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын модернизацияләү программасы буенча төзелгән 13нче ФАП. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

«Яңа ФАП бистәдә яшәүче 500 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, алар арасында 100 бала да бар. Биредә кешеләр кирәкле прививкалар ясата, тикшерүләр уза, планлы һәм ашыгыч медицина ярдәме алачак. Кирәк булганда пациентны үзәк район хастаханәсендә кирәкле белгечкә кабул итүгә язачаклар», - диде Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов.

Ачылышта Яңа елга татлы бүләкләрне бистәдә яшәүче мобилизацияләнгән кешенең балаларына, шулай ук күп балалы гаиләләргә тапшырдылар.

 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *