Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә урнашкан мәдәни мирас объектларын карап чыкты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә реставрацияләнә торган мәдәни мирас объектларында булды.
Рөстәм Миңнеханов барлыгы өч объектта бара торган реконструкция һәм реставрацияләү эшләре белән танышты, аларның барысы да – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары. Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Беренче тукталыш 1837 елда төзелгән «Дротоевский йорты» янында булды. Хәзерге вакытта бинада Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты урнашкан (Казан шәһәре, К. Маркс ур., 56/11).
Беренче каты таштан, икенче каты агачтан булган ике катлы йорт архитектор Ф.И. Петонди проекты буенча төзелгән. Бина турында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде. Республикада мәдәни мирас объектларын саклауга багышланган күргәзмә дә шунда урнашкан.
Икенче объект буларак федераль әһәмияттәге мәдәни мирас ядкяре – 1908 елда төзелгән «Чукашев йорты»н карадылар. Хәзерге вакытта бинада Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты урнашкан (Казан шәһәре, Горький ур., 19б).
Бинаның фасады һәм беренче каты интерьеры 2014-2015 елларда административ бүлмәләр өчен торгызылган. Ул вакыттагы эшләр объектны торгызуның беренче чираты булды. 2015-2016 елларда «Татинвестгражданпроект» реставрациянең яңа комплекслы проектын эшләгән һәм гамәлгә ашырган (проект авторы С.А. Мамлеева). Бинада төзелеш-монтаж һәм башка реставрация эшләре, якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.
Рөстәм Миңнеханов караган чираттагы объект – сәнгать училищесы бинасы. Ул 1900-1904 елларда төзелгән. Хәзерге вакытта Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасы (К. Маркс урамы, 70нче йорт).
Беренче этап кысаларында бинада реставрация үткәрелгән. Фундамент ныгытылган, түбә ремонтланган, шулай ук авария хәлендәге диварлар ныгытылган. Инженерлык элемтәләре алыштырылган. Бинаның көньяк өлеше тулысынча торгызылган. Белгечләр фикеренчә, бинага капиталь ремонт тәмамланырга тиеш. Әлеге объект турында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.
«Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасын Төбәк һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрен реновацияләү программасына кертүгә заявка җибәрелгән (Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы адресына)», – диелә хәбәрдә.