Чүпрәле районында яшь гаиләләр Мәлик, Амилә кебек сирәк очрый торган исемнәр сайлаган
Чүпрәле районы ЗАГС бүлеге 2022 елда иң популяр һәм сирәк балалар исемнәрен атады. 2022 ел нәтиҗәләре буенча ЗАГС бүлегендә 75 бала теркәлгән. Шулай итеп, 36 малай, 39 кыз туган.
Яңа туган сабыйларга Амелия, Полина, Мирослава, София, Ясминә кебек популяр исемнәр кушылган. Шулай ук Амилә, Зарина, Марина, Рәсилә, Эвелина кебек сирәк исемнәр дә сайлаганнар. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Малайлар исемнәре арасында иң популяр исемнәр Кирилл, Ильяс, Марк, Матвей, Самат, Самир булган. Ә сирәк исемнәргә Артемий, Мәлик, Райхан, Русалин, Эмин, Эрик, Юлиан кергән.