Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Актаныш авылы урамнарын йөздән артык камера күзәтә

0
Актаныш авылы урамнарын йөздән артык камера күзәтә

Актаныш авылында 114 камера куелган, камералар тәүлек буена төшергәнне ике зур монитордан карап була. Бу Актаныш авылы урамнарындагы җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау өчен бик тә әһәмиятле профилактик чараларның берсе. Мониторларның эш тәртибе белән бүген РФ Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең хисап киңәшмәсе алдыннан Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та танышты.

2022 елда Актаныш районында көнкүреш  җинаятьләр 16 процентка арткан (70 проценттан 86 процентка кадәр). Шулай ук исерек хәлдә кылынган җинаятьләр дә кимү ягында түгел, 117 проценттан 124 процентка җиткән. Бу хакта «Актаныш таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Бу саннар җинаятьләрне күбрәк ачыклау сәбәпле арткан, әмма безгә аерым категориядәге гражданнар белән хокук бозуларга каршы профилактика эшен онытырга ярамый», – диде еллык хисап киңәшмәсендә РФ Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев.

2022 елда җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны кимеп, 2021 ел белән чагыштырганда 48 дән 23 очракка төшкән. Урамнарда теркәлгән хокук бозу очраклары 35тән 18гә калган.

Рәдиф Баһавиев район администрациясе ярдәме белән бүлекнең кизү тору частена видеокүзәтү үзәге куелуын әйтте.

 

 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *