Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Буа дәүләт драма театрының ишелә башлаган бинасына бәйле мәсьәлә хәл ителәчәк

0
Буа дәүләт драма театрының ишелә башлаган бинасына бәйле мәсьәлә хәл ителәчәк

Буада район мәдәният йорты бинасына реконструкция ясала. Төзекләндерелгән бинага Буа дәүләт драма театрын кертү турында сөйләшүләр бара.

«Киләчәктә Буа театрының яңа бинасы булачак. Реконструкцияләнгән Мәдәният сарае бинасына театр керер дип ниятләнә», – диде театр директоры Раил Садриев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Хәзерге вакытта Буа шәһәрендә Мәдәният йорты бинасына реконструкция эшләре бара. Ремонт федераль программа нигезендә софинанс шартларында үткәрелә.

«Минемчә, театр кергәч, бинаның дәрәҗәсе, кыйммәте генә артачак. Район хакимияте барлык мәдәни чараларын безнең театр бинасында уздыра ала», – диде Раил Садриев. Ул район җитәкчелеге белән театрның һәрчак аңлашып эш итүен белдерде.

Районда федераль программа кысаларында берничә ел элек төзелгән 350 урынлы Мәдәни үзәк бар. Андый үзәк республикада ике генә районда – Азнакайда һәм Буада төзелде.

Буа дәүләт театрының хәзеге бинасы да театр карамагында калса, Раил Садриев анда Курчак театры булдыру турында хыяллана. Әлегә бу бина нык искергән, ремонт сорала. 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *