Гинцбург коронавируска каршы яңартылган вакцина әзерләүгә китәчәк якынча вакытны әйтте
Коронавирус инфекциясенә каршы яңартылган вакцина әзерләүгә якынча ике-өч ай вакыт китәчәк, дип белдерде Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург.
«Антиген вариантны яңарту өчен ике-өч ай вакыт кирәк, тизрәк тә булырга мөмкин», – диде Гинцбург «Россия 24» телеканалы эфирында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Моңа кадәр Гинцбург Гамалея үзәгенең коронавирусның яңа штаммнары, шул исәптән кракен вариантына каршы вакцина ясый башлавы хакында РИА Новости агентлыгына хәбәр иткән иде.