Менделеевск районы махсус хәрби операция зонасына 30 маскировкалау челтәре җибәрде
Менделеевскида яшәүчеләр махсус операция зонасына 31 маскировкалау челтәре җибәргән. Барлык челтәрләрне «Юность» кинотеатрының патриотик музее каршындагы «Без бергә» инициатив төркеме, ветераннар советы кабинетында өлкән буын һәм почта бүлекчәсе активистлары бәйләгән.
«Хәрбиләргә челтәрләрнең сыйфаты ошый. Инициатив төркемнәргә рәхмәт! Администрация челтәрләр өчен тукыма һәм окоп шәмнәре өчен балавыз сатып алуны дәвам итәчәк», - диде Телеграм-каналында район башлыгы Радмир Беляев.
3 метрга 6 метрлы маскировкалау челтәрләре төрле тукымалардан, иске челтәрләрдән үрелә. Алар кешеләрне, техниканы, коралны һәм башка предметларны маскировкалау өчен кулланыла.
«Татар-информ»га район хакимиятендә сөйләүләренчә, бу изге эшкә авыл җирлекләре, мәктәп укучылары, шулай ук А.Ахунов исемендәге Халык театрының Гөлназ Стрелкова җитәкчелегендә актерлары кушыла.
Тихонов мәктәбе директоры Альберт Федоров балалар белән челтәр үрергә килә, барлык җыеннарда һәм акцияләрдә актив катнаша.
Фото: © Татарстан Менделеевск районы матбугат хезмәте