Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Лениногорск мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы була

0

4 февральдә Лениногорск мөхтәсибәтендә «Татнефть» спорткомплексы территориясендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы була. Гаризаларны 31 гыйнварга кадәр бирергә кирәк.

Спорт чарасын Лениногорск районы мөхтәсибәте Лениногорск шәһәре администрациясе һәм «Лениногорскнефть» идарәсе теләктәшлегендә оештыра. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Ярышларны уздыруның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, чаңгы спортын популярлаштыру һәм мөселман яшьләре арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту. Спортчылар чаңгыда 2 км-лы трасса буенча ярышырга тиеш булачак.

Ярышта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең һәр мөхтәсибәтеннән 3 кеше катнаша ала. Үзең белән чаңгы комплекты һәм җылы кием алырга кирәк. Команда беренчелеген өч уенчының уртак нәтиҗәсеннән чыгып билгеләячәкләр. Ярышта профессиональ чаңгычылар катнаша алмый.

Ярышларда катнашучыларны теркәү иртәнге сәгать тугызда Лениногорск шәһәре, Набережная урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан «Ихлас» мәчетендә башкарыла. Йөгереш иртәнге сәгать унда башлана.

Шәхси беренчелектә һәм команда йөгерешендә җиңүчеләр призлар һәм грамоталар белән бүләкләнә, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *