Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Мәскәүдә Муса Җәлилгә багышланган концерт була

0

21 гыйнварда 17.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлил истәлегенә концерт була.

Чара Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестивале кысаларында үткәрелә. Анда герой шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да катнаша. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль төрле музыка коралларында уйнаучы һәм декламация белән шөгыльләнүче сәләтле балаларга иң яхшы концерт мәйданчыкларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә. Катнашу өчен Мәскәүдән һәм Татарстанның төрле шәһәрләреннән барлыгы 200 гә якын гариза тапшырылган. 

Мәскәүдәге фестивальдә яшь музыкантлар һәм укучылар чыгыш ясаячак. Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендәге шигырьләре башкала музыка мәктәпләрендә һәм театр студияләрендә тәрбияләнүчеләрнең музыкаль номерлары белән чиратлашачак.

Татар мәдәни үзәге фойесына уникаль экспонат - «Моабит дәфтәрләре» куелачак. Муса Җәлилнең музей-фатиры директоры Нәзирә Фәттахова Казаннан бер көнгә дәфтәр күчермәләрен алып киләчәк.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, 27 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә казанлылар катнашындагы концерт уңышлы узды. 25 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр концертлар шулай ук Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллыда була.

Алты концерт нәтиҗәсе итеп февральдә герой-шагыйрьнең туган көненә ике гала-концерт планлаштырыла. Алар Казанда Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында һәм Мәскәүдә «Зарядье» концерт залында узачак, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *