Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Минсәгыйть Шакиров вафат булу сәбәпле, Татарстан хакимияте кайгы уртаклашты

0

Татарстан җитәкчелеге ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Авыл хуҗалыгы советының элеккеге рәисе Минсәгыйть Шакировның вафатына бәйле кайгы уртаклашты, Татарстан җәмәгатьчелегенең авыр югалтуга дучар булуын ассызыклады.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ул I һәм II чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты булды, 1991-2010 елларда республиканың Чирмешән районын җитәкләде. Аңа 74 яшь иде.

Минсәгыйть Шакиров 1948 елның 1 июнендә Татарстан АССРның Беренче Май районы Лашман авылында (хәзерге Чирмешән муниципаль районы) туган. 1976 елда М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын, 1983 елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый.

Ул хезмәт эшчәнлеген 1966 елда «Дуслык» газетасының әдәби хезмәткәре вазифасында башлый. 1968-1978 елларда Чирмешән районының Чишмә машина-мелиорация станциясендә өлкән белгеч, баш инженер, ПМК-17 җитәкчесе булып эшли. 1978 елдан Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарының җирле һәм партия органнарында җаваплы вазифалар били.

Минсәгыйть Шакиров 1988 елдан башлап 22 ел дәвамында  Чирмешән районын җитәкли. КПСС райкомының беренче секретаре, халык депутатларының район советы рәисе, хакимият башлыгы һәм муниципаль район башлыгы була.

«Ул катлаулы елларда районның икътисади һәм социаль базасын саклап калу гына түгел, ә күп очракта аны үстерә да алды. Торак фонды, социаль һәм юл инфраструктурасы объектлары актив төзелгән, авыл хуҗалыгы өлкәсе үсеш алган», диелә кайгынамәдә.

Шакиров XII чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты, I һәм II чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. 2006 елда Татарстан Муниципаль берәмлекләре советының беренче съезды делегатлары аны Советның рәисе итеп сайлый.

«10 елдан артык ул Татарстанның муниципаль бергәлеген җитәкләде, җирле үзидарәне торгызуга һәм үстерүгә, муниципаль берәмлекләрнең икътисади, хокукый һәм территориаль нигезләрен формалаштыруга зур өлеш кертте. Ул ассоциациянең республиканың барлык закон чыгару һәм башкарма хакимияте органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген төзи, гомумроссия муниципаль берәмлекләр берләшмәсе белән хезмәттәшлекне җайга сала», диелә текстта.

Шакировның актив тормыш позициясе муниципаль берәмлекләрнең халык мәнфәгатьләрендә көнүзәк проблемаларын хәл итүдә дә ярдәм итте. Ул территорияләрне, бигрәк тә авыл җирлекләрен социаль-икътисади үсеш программаларын комплекслы гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирде.

«Аның җитәкчелегендә Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы эшчәнлеге берничә тапкыр Россия Федерациясендә иң яхшысы дип танылды», диелә кайгынамәдә.

Минсәгыйть Шакировның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри казанышлары, югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелде. Алар арасында Дуслык, Мактау, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен», «ТАССРның 100 еллыгы» медальләре, Россия Президентының Мактау грамотасы, Татарстан мактаулы грамотасы, Татарстан Президенты Рәхмәт хаты бар.

Шакиров үзен югары квалификацияле һәм принципиаль җитәкче, талантлы оештыручы итеп күрсәтте. Җәмәгатьчелек алдындагы бурыч хисе һәм хезмәт сөючән булуы, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте белән лаеклы абруй һәм танылу казанды. Минсәгыйть Закир улы Шакиров турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр», диелгән документта.

Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов, Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Әйбәтов, ТР Пенсионерлар төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков имзалады.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *