Әлмәт-Бөгелмә юлында «Лада» белән Lexus бәрелешкән, ике кеше үлгән
Татарстанның Бөгелмә районында Әлмәт-Бөгелмә трассасында «Лада» белән Lexus бәрелешкән. «Лада»га ут капкан, ике кеше үлгән.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, авариядә ике кеше үлгән,бер пассажир зыян күргән.