Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Атна азагында Татарстанда -2 градус булачак

0

Якындагы көннәрдә Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана, ә ялларда республикада һава температурасының күтәрелүе фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

17,18 һәм 19 гыйнварда төбәк Казахстан антициклоны йогынтасында булачак, дип хәбәр итә синоптиклар. Аңа карамастан, Татарстанга акрынлап җылылык килүе фаразлана.

Шулай итеп, иртәгә төнлә аязганда һава температурасы -22 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе төнлә республикада һава температурасы -12..-17 градус тәшкил итәчәк. 18 гыйнварда көндез һава температурасы -7..-12 градус һәм 19 гыйнварда -5..-10 градус була.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 20 һәм 21 гыйнварда, Татарстанның көнбатыш районнарына атмосфера фронты якынаячак. Урыны белән бераз кар яварга һәм җил көчәергә мөмкин. Температура акрынлап күтәрелә башлый, көндез -2.-7 градус була.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *