Чаллы шәһәрендә күпкатлы йортта янгын чыккан
Бүген кич Чаллы шәһәренең Шамил Усманов урамындагы күп катлы йортта янгын чыккан. Бу хакта янгын сагы хезмәтенең 101 номерына хәбәр иткәннәр. Шаһитлар йорт тәрәзәсеннән чыккан куе төтенне видеога төшергән.
Янгын сүндерүчеләр йортның алтынчы катындагы фатирларның берсендә янгын чыгуын ачыклаган. Алар килгәнче йорттан 36 кеше чыккан, шул исәптә 8 бала. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Берникадәр вакыттан 12 квадрат метр мәйдандагы янгынны локализацияләгәннәр һәм берничә минуттан сүндергәннәр. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.