Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Миңнеханов Татарстанда кунакханәләргә инвесторлар җәлеп итү чараларын эшләүне йөкләде

0

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кунакханәләр төзү өчен инвесторларны стимуллаштыру чараларын эшләргә, шулай ук туристлар автобуслары җитмәү һәм туризм өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләләрен контрольгә алырга кушты. Бу бурычларны ул ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитетының уртак коллегиясендә әйтте.

«Кунакханәләр, туристик елга флоты һәм автобуслар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Әлеге юнәлешләрнең һәркайсы буенча өч ай дәвамында тәкъдимнәр эшләнсен өчен, министрлыкларга йөкләмә бирергә. Кунакханәләргә килгәндә, алар өчен мәйданчыклар әзерләргә кирәк. Алар инженер инфраструктурасы белән тәэмин ителергә тиеш. Инвесторлар өчен преференцияләр булдырырга кирәк. Бәлки, капиталь грант оештырыргадыр. Бигрәк тә Казан, Болгар һәм Чистай турында әйтәм», - диде Миңнеханов.

Ул транспорт инфраструктурасы мәсьәләсенә аерым тукталды. ТР Президенты дебаркадерларны һәм булган флотны тәртипкә китерергә кушты. Туристлык автобусларына килгәндә, аларның җитмәү мәсьәләсе М12 трассасы ачылганнан соң аеруча кискен булачак, шуңа күрә чараларны хәзер үк кабул итәргә кирәк, диде республика җитәкчесе.

«Киләсе елга М12 трассасы булачагын исәпкә алырга кирәк. Мәскәүдән 6-7 сәгатьтә килеп җитәргә мөмкин булачак. Күпчелек туристлар автомобильләрдә һәм автобусларда киләчәк», - дип өстәде Миңнеханов.

Моннан тыш, ул Татарстанда яшәүчеләрдән туризм өлкәсе өчен кадрлар әзерләү программасын эшләргә йөкләде. Аерым алганда, җәй бу эшкә студентларны җәлеп итәргә мөмкин, дип саный Миңнеханов.Татарстанда туристлар агымы елдан-ел үсә, аерым алганда, хәзердән сезон вакытында кунакханәләрдә урын җитми, ә яңалары проектның бәясе һәм аклану вакыты зур булу сәбәпле, аз ачыла, диде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

«Без хәзер үк кунакханәләргә кытлык булуын тоябыз һәм Татарстанга туристлар агымының үсеш темпы сакланганда, ул тагын да көчлерәк булыр, дип фаразлыйбыз. Хәзерге вакытта төзелеш темплары акрынайды. Узган елда өч кенә яңа кунакханә барлыкка килде. Зур инвестицияләр һәм аклану чоры зур булу эшмәкәрләрне куркыта. Безгә инвесторларны стимуллаштыру өчен механизмнар табарга кирәк», - диде Иванов.

Шулай ук ул квалификацияле кадрларга кытлык булуын да билгеләп үтте, бу исә Татарстанда күрсәтелә торган сервис сыйфатына да йогынты ясый.

Искәртик, Татарстанда туристлар агымы 2022 ел нәтиҗәләре буенча 3,7 млн кеше дәрәҗәсендә фаразлана, бу 2021 елга караганда 12 процентка күбрәк.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *