Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Казанда торак йортта янгында ана белән улы төтен исе белән агуланган

0

Казанның Короленко урамындагы күпфатирлы торак йортта янгын чыккан. Бу турыда бүген 15.00 сәгать тирәсендә 101 номеры буенча янгын сагы хезмәтенә хәбәр иттеләр. Беренче катта подъездда икенче ишек янган. Янгын 0,5 квадрат метр мәйданга зыян салган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче йортта яшәүчеләр аны сүндергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгыннан соң ике зыян күрүче — 32 яшьлек хатын-кыз һәм аның 14 яшьлек малае табибларга мөрәҗәгать иткән. Аларны Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Ана белән ул төтен исе белән агуланган булырга мөмкин.

Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *