Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Алексей Песошин «Закон территориясе» республика конкурсы лауреатларын бүләкләүдә катнашты

0

Бүген Казанда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасында «Закон территориясе» республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Чарада Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Премьер-министрының урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Артем Хохорин сүзләренчә, бүген гадәттәгечә тантаналы шартларда ел саен уздырыла торган «Закон территориясе» конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Конкурс Татарстан Министрлар Кабинеты химаясы астында уздырыла. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбрә итә.

Сайлап алганнан соң конкурста катнашу өчен сигез номинациядә 40 җиңүче билгеләнде. Артем Хохорин хәбәр иткәнчә, лаеклы кандидатлар күп булу сәбәпле, сайлап алу җиңел булмаган. Конкурсның төп максаты – Татарстанда яшәүчеләрнең законлылыкны тәэмин итүгә һәм җинаятьчелекне кисәтүгә керткән өлешен тану, диде ул.

Конкурста җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин тапшырды.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *