Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Татарстан Прокуратурасы полиция хезмәткәренең машиналарын, йортын тартып алуны таләп итә

0

Татарстан прокуратурасы, коррупциягә каршы тору турындагы законның үтәлешен тикшерү нәтиҗәсендә, полициядә эшләүче бер хезмәткәрнең 2020-2022 елларда Казанда торак йорт, шулай ук биш автомобиль сатып алуын ачыклаган. Аларның бәясе 25 миллион сумнан артып китә.

Полиция хезмәткәре, милекне декларацияләүдән качу өчен, машиналарын рәсми рәвештә эшләмәгән студент улы исеменә яздырган. Шул ук вакытта ир-ат кыйммәтле машиналар һәм йортнының нинди керемнәргә сатып алуын раслый алмаган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Шуңа бәйле рәвештә прокуратура, расланмаган керемнәргә сатып алынган милекне тартып алу һәм 3 чит ил автомобиле бәясе эквивалентында акча түләтү таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *