Яңа елга иң яхшы бизәлеш бәйгесендә җиңүчеләргә «Татмедиа» бүләк бирә
«Татмедиа» АҖ Яңа елга иң яхшы бизәлеш бәйгесендә тавыш бирүдә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырачак.
Теләче районыннан 22нче номер белән катнашучылар иң күп тавыш – 19 512 – җыйган. Тавыш бирүдә беренче урынны алган өчен «Татмедиа» АҖ аларны «Шәһри Казан. Язмыш» газетасына һәм «Сөембикә» журналына яздырачак.
Әтнә районының Күлле Киме авылыннан Илнур Йосыпов икенче урынга лаек булды, ул «Татмедиа» АҖ әзерләгән сувенир продукциясе һәм «Шәһри Казан. Язмыш» газетасына абунә белән бүләкләнә.
Мөслим районыннан Илфира һәм Ирек Камаловлар гаиләсе өченче урынны алды, аларны шулай ук «Татмедиа» АҖ әзерләгән сувенир продукциясе көтә.
Бүләкләрдән тыш, барлык җиңүчеләргә дә «Татмедиа» АҖ дипломнары тапшырылачак.
«Татар-информ» агентлыгы тавыш бирүнең нәтиҗәләре турында элегрәк хәбәр иткән иде.