Татарстанда кредит бурычлары булган фирманың вертолетына һәм самолетына арест салганнар
Татарстанның Лаеш районында урнашкан бер компания кредитлар буенча бурычларын түләмәгән. Шуңа бәйле рәвештә эш кузгатылган.
Кредитор судка мөрәҗәгать иткән. Суд бурычлы фирмадан әҗәтне түләттерү карары чыгарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Федераль суд приставлары хезмәте матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Приставлар компаниянең ике һава судносына – 600 миллион сумлык самолетка һәм 200 миллион сумлык вертолетка арест салган.
Бурыч түләнмәгән очракта, самолет һәм вертолет сатылачак, ә акчалар бурычны түләүгә тотылачак.