Самара өлкәсенең Балыклы авылында ретро-концерт булды
13 гыйнварда Самара өлкәсенең Камышлы районы Балыклы авылы мәдәният йортында Балыклы авылы үзешчәннәре һәм кунаклар катнашында «Кышкы романс» дип аталган ретро-концертның җиденче сезоны узды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
«Ике сәгатьлек программа бер сулышта үтеп китте. Тамашачыларга концерт бик ошады. Барыгызга да сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез», - диелә хәбәрдә.