Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Миңнеханов Ашхабадта: Күп юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен потенциал бар

0
Миңнеханов Ашхабадта: Күп юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен потенциал бар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан-Россия бизнес-форумында катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Форум 19-20 гыйнварда Ашхабадта уза.

Ул Төрекмәнстан-Россия форумы ачылышында катнашу мөмкинлеге тудырган, уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән һәм төбәкара элемтәләрне үстерүгә зур игътибар биргән өчен РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга һәм Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдовка рәхмәт белдерде.

Татарстан Россиянең сәнәгый яктан үскән алдынгы төбәкләреннән берсе буларак ике ил арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Татарстанның КАМАЗ, «Татнефть», Казан вертолет заводы, КЭР-холдинг кебек компанияләре Төрекмәнстанда инде күп еллар уңышлы эшләп килә.

«Автомобильләр (КАМАЗ) сату буенча килешүләр үтәлде, Төрекмәнстанның Төрекмәнбашы, Мары һәм Төрекмәнабат шәһәрләрендә автоүзәкләр ачылды. Моннан тыш, быел Дашогуз шәһәрендә тагын бер автоүзәк ачылачак. Яңа проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендә эш алып барыла», - диде спикер.

Казан вертолет заводы белән хезмәттәшлеккә килгәндә, Төрекмәнстан халыкка кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән «Ансат» медицина вертолетын сатып алды. Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы Төрекмәнстанга тиз йөрешле пассажир суднолары озатты, киләчәктә контейнеровоз төзүгә бәйле планнар бар.

«Нефть ятмаларын эзләү, нефть чыгару, газ транспортировкалау кебек юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен шактый потенциал бар. Автомобиль-, авиа-, судно төзелеше, энергетика, химия, фармацевтика, медицина продукциясе китерү, агросәнәгать комплексы һ.б. юнәлешләр», - диде ТР Президенты.

2021 елда республикалар арасындагы товар әйләнеше 77,5 миллион АКШ доллары тәшкил иткән, әмма пандемия һәм башка шартлар күрсәткечне киметкән. Хәзер аны үстерү буенча актив эш алып барыла, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *