Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗедә яңа җитәкчелеккә хәер-фатиха бирде: Үсешне дәвам итәргә

0
Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗедә яңа җитәкчелеккә хәер-фатиха бирде: Үсешне дәвам итәргә

Бүген Татарстанның Әгерҗе районында хисап сессиясе җитәкчелек алышыну белән тәмамланды. Район һәм шәһәр советлары Азат Вәлиевнең муниципаль берәмлек башлыгы вазифасыннан үз иреге белән отставкага китүен бертавыштан хуплады. Шул ук вакытта, Ленар Нургаянов район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул Алабуга районы Башкарма комитетын җитәкләгән иде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сессиядә билгеләп үткәнчә, 2022 ел ахырында Әгерҗе районы Татарстан муниципалитетлары рейтингында 44нче позициядән 41нче урынга күчкән. Парламент спикеры сүзләренчә, бу - зур булмаса да уңай нәтиҗә.

«Алга китеш бар, әмма шуны искәртәсем килә – 2020 елда сез 34нче урында идегез. Димәк, үсеш өчен резерв һәм мөмкинлекләр бар», - дип өстәде Мөхәммәтшин.

Ул кече һәм урта бизнесны үстерү буенча районның яхшы эшләвен, үзмәшгульләрнең саны артуын һәм эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуын билгеләп үтте. Әмма салымнар күчерү, төп капиталга инвестицияләр һәм сәнәгатьне үстерү өлкәсендәге күрсәткечләрне яхшыртасы бар әле.

«Республикада 45 район бар. Сезгә күрсәткечләре начар булган районнар яки урталыкта баручылар арасында буталып йөрү ошыймы? Үзегезне яратыгыз бераз», - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин җир кишәрлекләрен нәтиҗәле куллануны районның икътисади хәлен яхшырту алымнарыннан берсе дип саный. «Табыш китерсен өчен җирне сатып җибәрергә түгел, ә аннан хуҗаларча файдаланырга кирәк», - диде ул.

Мөхәммәтшин узган ел Татарстанда бөртеклеләрдән рекордлы уңыш җыеп алынуын һәм 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылуын искәртте. Бу санкцияләр һәм чикләүләр кулланылган шартларда республиканың потенциалы гаять зур булуын күрсәтә.

«Илнең яңа төбәкләренә һәм мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар юнәлтәсем килә. Мондый катлаулы вакытта «мин булмасам, кем» дигән принцип буенча эшләргә һәм ярдәм итәргә кирәк», - диде республика парламенты спикеры.

Ул 2023 елның республика һәм район өчен тагын бер сынау булачагын, әмма үсеш өчен мөмкинлекләр табарга кирәклеген әйтте.

«Әгерҗе районы – Татарстанның төньяк-көнчыгышындагы капка. Биредәге кебек зур транспорт төене белән бик азлар гына мактана ала һәм үсүне дәвам итәргә кирәк, өстәвенә, моның өчен мөмкинлекләр бар», - дип сүзен төгәлләде Мөхәммәтшин.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *