Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстандагы бизнес-форумда төшерелгән фотоларын күрсәтте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ашхабадка килде, ул биредә Россия-Төрекмәнстан бизнес-форумында катнаша. ТР Президенты телеграм-каналда әлеге чарада төшерелгән фотолар белән уртаклашты.
Фотоларда вакыйгада катнашучылар җыелган зур залны, Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның чыгышын, шулай ук РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белән аралашып торган Рөстәм Миңнехановның үзен күрергә мөмкин.
«Россия делегациясе составында Россия-Төрекмәнстан бизнес-форумында катнаштым. Татарстан ике ил арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә үз өлешен кертә. Республиканың күп кенә компанияләре Төрекмәнстанда уңышлы эшли, бу безнең икътисад өчен файдалы!» - дип искәртте республика Президенты.
Искәртеп узабыз, әлеге вакыйга алдыннан Миңнеханов Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.