Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Татар морзаларына Бөек Княгиня Мария Романова исеменнән орден тапшырдылар

0
Татар морзаларына Бөек Княгиня Мария Романова исеменнән орден тапшырдылар

Россия Император Йорты орденына Шах-Азам Дашкин, Марат Сираҗетдинов һәм Динар Байтимеров лаек булды.

Санкт-Петербургта Татар морзалары оешмасы җитәкчесе Сәлим Хәсәнов оешма әгъзаларына Бөек Княгиня Мария Романова исеменнән Изге Станислав Император һәм Патша орденын, Рәхмәт хатларын тапшырды.

«Бөек Княгиня, Россия Император Йорты җитәкчесе Мария Владимировнаның йөкләмәсен тапшырырга рөхсәт итегез. Ватан алдында казанышлар өчен «Изге Станислав Император һәм Патша ордены» билгесе белән Татар морзалары оешмасы әгъзалары – самбо көрәше, ирекле көрәш, дзюдо көрәше буенча СССР спорт мастеры Шах-Азам Дашкин, Татар морзалары оешмасы әгъзасы Марат Сираҗетдинов һәм Санкт-Петербургның балалар һәм яшьләр өчен дәүләт филармониясе солисты Динар Байтимеровны бүләкләргә», - диде Сәлим Хәсәнов.

Орден ияләре бүләк өчен рәхмәт әйтте. Сәлим Хәсәнов Татар морзалары оешмасының тарихы турында сөйләде.

«2008 елда Санкт-Петербургка Уфа, Казан, Мәскәүдән морза вәкилләре җыелды, Татар морзалары оешмасын булдырырга кирәк, дигән карарга килде. Оешма җитәкчесе Рафаэль Җәббаров татар морзаларының нәселен эзләү эшенә кереште. Нәтиҗәдә, 2008 елның мартында оешмабыз рәсми төстә теркәлде һәм эшчәнлеген башлады. 2013 елда Рафаэль җитәкчелек эшен миңа тапшырды», - диде ул Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татар морзалары оешмасы активы белән очрашуда.

Сәлим Хәсәнов вәкиллекнең зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. «Вәкиллеккә Ренат Вәлиуллин килү белән татар халкы тарихына карашыбыз үзгәрде, без тарихны тирәнтен аңлый башладык», - диде ул.

«Башлангыч дәвердә кыен иде: безгә көлеп, кимсетеп караучылар булды. Татар морзалары, татар үзәкләре ярдәм кулы сузды. Бердәмлек кирәк. Бердәм булсак, күп кешенең дөньяга карашын үзгәртә алырбыз», - диде оешма җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, татар морзалары Россиядә «маяк» булган, алар иң белемле кешеләр саналган. «XVII гасырда Россиядә морзаларының өчтән икесе татар булган. Морзалар турында сүз йөрткәндә, аның нигез салучылары татарлар дип әйтергә була, Рюриковичлар да, Скандинавия кешеләре дә түгел. Бу фикерне кешенең акылына сеңдерергә кирәк. Без милләтебез, тарихыбыз белән горурланырга тиеш», - дип саный Сәлим Хәсәнов.

 

Фото: © Орденның рәсми сайтыннан

 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *