Миңнеханов «Ак Барс» капитаны Зариповка 103 яшьлек фанат янына барганы өчен рәхмәт әйткән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә «Ак Барс» капитаны Данис Зариповка Казан клубының 103 яшьлек фанаты янына барганы өчен рәхмәт белдергән.
«Хәдичә Сәләховнаны шатландырдык. Ул 103 яшендә «Ак Барс» өчен актив җаната. Зарипов молодец!» - дип язган Миңнеханов социаль челтәрдәге битендә.
Татарстан Президенты фото да куйган, анда Зарипов җанатар Хәдичә Шәйдуллинага 103нче номерлы «Ак Барс» свитеры бүләк итә.
Фото: © vk.com/rnm
Искәртик, Казанда дөньяның 13 иленнән килгән командалар катнашында халыкара хоккей турниры узды.