Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгының бәяләре кабат арткан
Татарстанда бер атнада, 9-16 гыйнварда, АИ-95 бензинының һәм дизель ягулыгының бәяләре артты.
Татарстанстат мәгълүматлары буенча, бер атнада АИ-95 маркалы бензины 1 тиенгә арткан һәм литры 49,49 сум булган. Шул ук вакытта дизель ягулыгы 10 тиенгә арткан – литры 54,74 сумнан 54,84 сумга кадәр җиткән.
Билгеләп үтик, АИ-92 (45,98 сум) һәм АИ-98 (67,77 сум) маркалы бензиннарның бәясе элеккечә калган.