Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Эш атнасы азагында Казанда 9 баллы бөке хасил булган

0

Җомга көнне кич Казан юлларында 9 баллы бөке хасил булган. Бигрәк тә шәһәр үзәгендә, шулай ук Ершов, Мусин, Фрунзе, Достоевский урамнарында Гадел Кутуй һәм Мамадыш тракты ягына хәрәкәт катлауланган.

Шулай ук Чуйков, Әмирхан, Воровский урамнары, Башбалта бистәсенә таба Киров дамбасы, Даурия чаты тирәсендә Гвардия һәм Зорьге урамнары, шулай ук урыны белән Җиңү һәм Ямашев проспектлары да да кызыл төс белән билгеләнгән.

«Яндекс.Карты» сервисы фаразларынча, юллардагы вазгыять кичке сәгать 7дә алты баллга һәм кичке сәгать 8дә өч баллга кадәр төшәчәк.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *