Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Ринат Насыйров: Төмәндә җанисәп бик түбән дәрәҗәдә үтте

0
Ринат Насыйров: Төмәндә җанисәп бик түбән дәрәҗәдә үтте

Ринат Насыйров эшмәкәрләр көче белән татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар үзәкләре булдырырга кирәклеген әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров Төмән өлкәсендә җанисәп түбән дәрәҗәдә узуын белдерде һәм татарларның кимү сәбәбен аңлатты.

«Беренчедән, Төмәндә җанисәп бик түбән дәрәҗәдә үтте. Элек ул шәһәрләрдә начар оештырыла иде, бу юлы авылларда да «галочка» өчен генә үтте. Икенчедән, без үзебез, татарлар, 2010 елдан соң күп нәрсәне аңламыйча эшләп куйдык. Татарлар күпләп авыллардан 90 процент халкы руслар булган шәһәргә күчте, ә без анда милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләр эшләми калдык. Алдагы көндә шәһәрләрдә милли үзәкләрне оештырмыйча булмый», - диде Ринат Насыйров Милли шураның бюро утырышында.

Ринат Насыйров сүзләренчә, зур шәһәрләр янында урнашкан татар авылларында яңа микрорайоннар барлыкка килүе татарларның мәнфәгатен юкка чыгарган.

«90 процент татар торган җирдә 25 катлы 5-6 йорт төзеп куйдылар да, татарлар өлеше 10 процентка калды. Шуның аркасында мәктәп тә, балалар бакчасы да бүтән дәрәҗәгә күчте. Без зур мәктәпләр ачылуына куанабыз, ә алар татар файдасына булмый. Кырынкүл авылында чын татар мәктәбе бар иде. 1,5 мең кеше укый торган мәктәп салдылар да, 450 татар баласы янына мең укучы бүтән милләттән килде. Балаларга татар теле дә, татар рухы да сеңмичә калды», - диде Ринат Насыйров.

Ринат Насыйров эшмәкәрләр көче белән татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар үзәкләре булдырырга кирәклеген әйтте.

«Балалар бакчаларын, мәктәпләрне без үзебез төзи алмыйбыз. Татарстан да белгечләрне читкә җибәрә алмый, чөнки төбәкләр аерым. Безгә үзебезгә татарлар җыела торган үзәкләр эшләргә кирәк. Бу эшкә быел ук тотынырга кирәк. Без мәчетләр кору буенча Планетада алда барабыз. Безгә, эшмәкәрләргә, мәдәният, мәгариф йортларын да торгыза башларга вакыт җитте», - диде Ринат Насыйров.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *