Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе кабат Зилә Вәлиева булды

0

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп кабат Зилә Вәлиева сайланды. Бу карар VII чакырылыш әлеге оешманың беренче утырышында бертавыштан кабул ителде. Чара ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узды.

Вәлиева кандидатурасын Иҗтимагый палата әгъзасы, Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова тәкъдим итте. Аның фикеренчә, әлеге оешманың соңгы өч елдагы эшчәнлеге «бик нәтиҗәле» булган. «Һичшиксез, палатаның казанышлары һәм әһәмияте артуга аның рәисе Зилә Вәлиеваның абруе, алдан күрүчәнлеге һәм зирәклеге ярдәм итте», - диде Тимирясова.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе оешма әгъзалары (60 кеше) катнашында ачык тавыш бирү белән сайлана. Аның кандидатурасын шулай ук палата әгъзалары да тәкъдим итә.

Тавыш бирүдән соң Вәлиева җыелучыларга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм эштә дә шундый ук ярдәм итүгә өметен белдерде. Үз чыгышында ул яңа чакырылыш Иҗтимагый палатасы составының шактый яңаруын (57 процентка) билгеләп үтте. «Палата яшәрде: аның әгъзаларының уртача яше - 48 яшь. Палата составында иҗтимагый яшьләр хәрәкәте җитәкчеләренең барлыкка килүенә шатмын», - диде ул.

Вәлиева фикеренчә, Иҗтимагый палата, гражданнар һәм коммерцияле булмаган секторлар диалогы мәйданчыгы буларак, хакимият органнары белән яңа форматлар өстендә эшләргә һәм зуррак нәтиҗәгә ирешергә омтылырга тиеш. «Узган ел Россиядә беренче тапкыр Иҗтимагый палаталар рейтингы төзелгән иде. Анда Татарстан оешмасы икенче урынны алды. Минемчә, бу җитди нәтиҗә», - дип белдерде ул.

Утырышта шулай ук Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасарлары да сайланды. Алар - Казан дәүләт энергетика университеты ректорының урынбасары Ирина Әхмәтова, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров һәм Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова.

Моннан тыш, Татарстан Иҗтимагый палатасының 9 комиссиясе һәм 13 эшче төркеме расланды.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *