Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Свердловск өлкәсендә Сәрдәрия Нигаматова исемендәге Татар халык иҗаты бәйгесе була

0

18 мартта Свердловск өлкәсендә Сәрдәрия Нигаматова исемендәге Татар халык иҗатының XIII төбәкара конкурсы уза.

Конкурста җыр һәм бию ансамбльләре, фольклор (этнографик) коллективлар, вокаль ансамбльләре, хорлар, хореография коллективлары, уен кораллары оркестры һәм ансамбльләр, драма һәм театр коллективлары катнаша ала. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбрә итә.

Иҗади коллективларның чыгышы программасы күрсәтелгән номинациягә туры килергә, гомуми дәвамлылыгы 10 минуттан артмаска тиеш. Коллективта катнашучылар саны чикләнмәгән.

Бәйге татар милли мәдәниятенең төрле жанрлары белән танышу, татар халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын яңарту, татар милли мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү өчен уңай шартлар тудыру, яшь буынны халык традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә җәлеп итү, милли сәнгатьне пропагандалау, татар әдәбияты һәм сәнгатенең иң яхшы әсәрләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Шулай ук конкурс Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, ватанпәрвәрлек тәрбияләү; яңа иҗат коллективларын ачыклау һәм булдыру тәҗрибәсе уртаклашу, коллективларның башкару осталыгы дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә.

Бәйгедә катнашучы коллективларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *