«Ак Барс», капкасын «коры» калдырып, Омск хоккейчыларын җиңде
Казан хоккейчылары ике алканы да өченче периодта кертте.
Бүген Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Омск шәһәренең "Авангард" командасын 2:0 исәбенә җиңде.
Матч Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда узды.
Беренче период. Алтынчы минутта "Ак Барс" гол кертте, тик алка исәпкә алынмады. Хөкемдарлар, видеокабатлау караганнан соң, алка капка ятьмәсе тишегеннән кергәнен ачыклады. Әлеге периодта 0:0 исәбе сакланды.
Икенче период та шул ук исәпкә төгәлләнде.
Өченче период. Ундүртенче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне ачты (1:0). Өч минут үтүгә, Кирилл Панюков "Авангард" капкасына икенче голны кертте (2:0).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Дыняк – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
- Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Токранов – Лямкин;
- Галиев – Семёнов – Панюков, Адамчук – Лучевников;
- Лукоянов – Галимов – Глухов (Терехов) Евсеев.
«Авангард»
- Демченко (Мишуров);
- Ткачёв – Найт – Буше, Шәрипҗанов – Пайгин;
- Грицюк – Броадхёрст – Толчинский, Береглазов – Киселевич;
- Телегин – Дергачёв – Михайлов, Белов – Чистяков;
- Дедунов – Малыхин – Жарков (Мирошниченко).
«Ак Барс»ның киләсе уены Чиләбедә булачак. «Трактор» — «Ак Барс» матчы 23 гыйнвар 17:00 сәгатьтә башлана.