Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында Татарстаннан 95 атлет катнашачак
22 гыйнварда Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары башлана. Алар 23-26 гыйнварда 14 объектта узачак. Татарстанны 95 атлет тәкъдим итәчәк, алар спортның 15 төрендә чыгыш ясый.
Республиканың Спорт министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстан спортчыларының чыгышларын җиңел атлетика, бадминтон, флорбол, волейбол, чаңгы ярышлары, дзюдо, теннис, футзал, йөзү, өстәл теннисы, фигуралы шуу, бию спорты, шорт-трек һәм тау чаңгысы ярышларында күрергә мөмкин булачак.
Бердәм уеннарда Менделеевск, Мамадыш, Минзәлә, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама һәм Казан спортчылары катнашачак.
22 гыйнвар көнне уеннарны ачу тантанасына синхрон йөзү буенча җиде тапкыр Олимпия чемпионы Светлана Ромашина, «Vogue Russia»ның элеккеге баш мөхәррире Ксения Соловьева килә.
Уеннарны ачу тантанасында матур тамаша һәм музыкаль программа көтелә, әмма «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге сәхнәсендә узачак чарада төп игътибар спортчыларның үзләренә булачак.
Татарстанга Россиянең 59 төбәгеннән, шулай ук Белоруссиядән 2 меңнән артык делегат килә. Бу Россия Махсус Олимпиадасы тарихында иң масштаблы ярышлар булачак.