Казанда сәүдә үзәгендә кыз бала үлгән
Кичә кичке сәгать җиделәр тирәсендә Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә 14 яшьлек кыз үлгән. Яшүсмернең фуд-корт зонасында вафат булуы билгеле. «Татар-информ»га шул турыда мәгълүм булды.
Кыз баланың йөрәген эшләтеп җибәрергә тырышканнар, әмма урынга килгән хезмәткәрләр аның үлүе турында белдергән. Хәзерге вакытта вакыйгага кагылышлы мәгълүмат ачыклана.