Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Азинода Казанның Совет районы хәрби комиссариатының 4 катлы бинасы төзеләчәк

0
Азинода Казанның Совет районы хәрби комиссариатының 4 катлы бинасы төзеләчәк

Азино микрорайонында Юлиус Фучик һәм Минск урамнары киселешендә Казанның Совет районы хәрби комиссариатының дүрт катлы бинасы төзеләчәк. 4100 кв метр мәйданлы бина проектын «Татинвестгражданпроект» эшләде.

«Проектны әзерләүгә өч айга якын вакыт китте. Фасадлар килештерелгән, әмма бөтен проект дәүләт экспертизасын әле узмаган, әмма бу процедурага әзерләнә. Бинаның төгәл бәясе әлегә билгеләнмәгән, шуңа бәйле рәвештә объектны торгызу сроклары турында сөйләргә иртәрәк», - дип аңлаттылар «Татар-информ»га учреждение матбугат хезмәтендә.

Объектка каралган җир кишәрлегенең гомуми мәйданы объект тирәсендәге территория белән бергә 5700 кв метр чамасы тәшкил итәчәк. Шул исәптән проектлаучылар монда 13 машина урыны булдырган. Хәрби комиссариат 200 кешегә исәпләнгән.

Хәзерге вакытта Казанның Совет районы буенча Татарстан Хәрби комиссариаты бүлеге Журналистлар урамы, 38нче йорт адресы буенча урнашкан.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *