Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Әсгать Сәфәров махсус хәрби операция зонасында эшләгән журналистларга рәхмәтен җиткерде

0

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров махсус хәрби операция зонасында эшләгән, Лисичанск шәһәренә барган, алгы сызыкка диярлек, мобилизацияләнгән хәрбиләр янына барган журналистларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Сезнең курку белмәвегез, журналист бурычына тугры булуыгыз хөрмәт уята. Рәхмәт сезгә», - диде ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында. Әсгать Сәфәров журналистларның россиялеләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгына һөҗүм, чикләүләр, санкцияләр шартларында эшләгәннәрен искәртте.

Әсгать Сәфәров «Татмедиа» коллегиясенә уңай бәя бирде. «Елдан ел кызыграк уза коллегияләр. Экспозиция, күргәзмәләр ошады, чыгышлар да яхшы. Хакимият белән дә тыгыз эшлисез. Республика, муниципаль хакимият органнары белән тыгыз эшчәнлек, дәүләт алдында торган бурычларга карата тулы аңлау булганына сезгә рәхмәтлебез», - дип мөрәҗәгать итте ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *