Татарстанда томан һәм 4 градус салкын көтелә
Иртәгә, 25 гыйнварда, Татарстанда һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк, әмма температура фоны бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан төшәчәк. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, юлларда бозлавык сакланачак.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -11..-16 градус тәшкил итәчәк, урыны белән -22 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез исә -4..-9 градус булачак.