Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Рөстәм Миңнеханов Казандагы Бәшир Рәмиев музеенда булды

0

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге яңа ИТ-паркта урнашкан Бәшир Рәмиев музеенда булды. Телеграмдагы үзенең каналында ул электрон исәпләү машинасы (ЭВМ) рәвешендәге миниатюр композиция күрсәтте.

«Яңа ИТ-паркта Бәшир Рәмиев музеенда булдык, парк аның хөрмәтенә аталган. Нәкъ менә Бәшир Рәмиев (илдәге ЭВМ уйлап тапкан кеше) ярдәмендә Байконур космодромының исәпләү үзәге эшли башлавын ә сез белә идегезме?» – диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, ИТ-парк 2022 елның 30 августында ачылды. Бу технопарк – Татарстанда өченчесе. Ул элеккеге «Спартак» аяк киеме фабрикасы бинасында һәм күршедәге яңа бинада урнашкан.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *