Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Россия Император флоты югары офицеры булган бердәнбер татарга багышланган китап әзерләнә

0

Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин хәрби тарихчы, «Подводник Измаил Зайдуллин – возвращение из забвения» китабы авторы Шамил Насыйров белән очрашу уздырды.

Очрашуда Шамил Насыйровның «Генерал-майор флота ИСХАК ИСЛЯМОВ – потомству в пример» дигән яңа китабын бастыру материаллары турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Исхак Ибраһим улы Исламов – Россия Император флотында югары офицер исеменә ирешкән татар халкының беренче һәм бердәнбер вәкиле. Исхак Исламовның гомере Санкт-Петербург белән бәйле. Ул Кронштадтта унтер-офицер гаиләсендә туган, аның әтисе башта Казан губернасының элеккеге крестьянины булган. Исламов үз тырышлыгы белән Россия флоты тарихына керә.

Искәртәбез, «Подводник Измаил Зайдуллин – возвращение из забвения» китабы «Татары на службе Отечеству» сериясенең дәвамы булды. Басма Щ-423 субмаринасында 3 ранг командиры Зәйдуллин тормышыннан билгеле булмаган детальләрне ача. Ул тарихта беренче булып Төньяк диңгез юлын уза.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге мөрәҗәгате ярдәме белән, Ленинград өлкәсенең Кингисепп районы территориясендә урнашкан исемсез географик урын – борынга (мыс) «мыс Измаил Зайдулин» исеме бирелде. Географик урынга татар исеме Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 20 ноябрендәге боерыгы нигезендә куелган.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *