Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Рөстәм Миңнеханов Казанның хәрби госпиталендә дәваланучы хәрби хезмәткәрләр белән очрашты

0

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Саклану министрлыгының Казандагы хәрби госпиталендә дәваланучы хәрби хезмәткәрләр белән очрашты.

«Эшелон 22 гыйнварда килгән. Махсус хәрби операция уздыру зонасыннан кайткан барлыгы 85 хәрби хезмәткәр. Алар арасында Татарстан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә бар», – дип хәбәр иттеләр республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.

Барлык пациентларның да хәле тотрыклы, профиль буенча кирәкле дәвалау оештырылган. Рөстәм Миңнеханов берничә палатаны карады һәм хәрбиләрне дәвалау өчен булдырылган шартларны бәяләде. Президентка барлык медикаментлар, көнкүреш кирәк-яракларының тулы күләмдә булуын хәбәр иттеләр.

Республика җитәкчесе белән әңгәмә вакытында пациентлар медицина хезмәткәрләренә кайгыртулары һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

  • Казандагы хәрби госпиталь – иң заманча дәвалау учреждениеләренең берсе. Ул 2022 елда ачылды. Объект барлык юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә торган алдынгы медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *