Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Татарстанда җиңел машина йөк машинасына бәрелгән, йөртүчесе хастаханәгә озатылган

0

Татарстанның Лаеш районында җиңел машина йөк машинасы белән бәрелешкән. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе шул турыда хәбәр итте.

Юл һәлакәте Комлы Кәвәл - Орел автомобиль юлының 4 нче чакрымында Чиста күл янында булган. 74 яшьлек йөртүче идарә иткән «Лада Ларгус» борылган вакытта каршы як полосага чыккан һәм «Шахман» автомобиле белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, йөк машинасы да трассадан читкә чыккан.

«Ларгус»тагы олы яшьтәге ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *